АВЫЛДАШКА ХАТ (Письмо односельчанину)
Версия от 09:08, 17 февраля 2015; Камиль Бакиров (обсуждение | вклад)
на татарском языке «АВЫЛДАШКА ХАТ (Письмо односельчанину)» * Композитор - Энвер Бакиров * Поэт - Ильдар Юзиев Входит в сборник: «АВЫЛЫМ ТАҢНАРЫ (Деревенские рассветы)» 1984 |
Язгы сулар кебек ташып Сүрелгән яшь чаклардан, Туфрагында ятып калган Былтыргы яфраклардан Сәлам сиңа, авылдашым, Туган-үскән җирләрдән, Туган-үскән җирләренә Кайтып искән җилләрдән. Бала чактай җемелдәгән Таңгы нарасый чыктан, Һәр яз оясына кайтып Сайраган сыерчыктан Сәлам сиңа, авылдашым, Туган-үскән җирләрдән, Туган-үскән- җирләренә Кайтып искән җилләрдән. Авылыңның уйчан төнен Яктырткан тын аеннан, Әнкәң туфрагында моңсу Шаулаган ак каеннан Сәлам сиңа, авылдашым, Туган-үскән җирләрдән, Туган-үскән җирләренә Кайтып искән җилләрдән… |
Весенние воды унесли Прошедшие младые годы, В земле лежать остались Прошлогодние листья. Привет тебе, односельчанин, От родных земель, Земель, где вырос ты, От дующих ветров. Из детства твоего, От утренней росы, Поющего скворца, Что прилетел весной. Привет тебе, односельчанин, От родных земель, Земель, где вырос ты, От дующих ветров. Из твоей ночной деревни, Освещенной тихою Луной, Берёзы белой и земли Где мать твоя лежит. Привет тебе, односельчанин, От родных земель, Земель, где вырос ты, От дующих ветров… |
Исполнители
Источники
- «АВЫЛЫМ ТАҢНАРЫ (Деревенские рассветы)» Песни, Романсы, Дуэты, Хоры Энвера Бакирова, Казань, Таткнигоиздат, 1984
- Архивы композитора