Әхмәт Дусайлы

Материал из Милләттәшләр
Версия от 07:55, 14 ноября 2012; Камиль Бакиров (обсуждение | вклад)
(разн.) ← Предыдущая | Текущая версия (разн.) | Следующая → (разн.)
Перейти к: навигация, поиск

Лиралы физик

“Авыл утлары” газетасының якындагы тарихында текә борылышлар әлләни күп булмагандыр. Техник-технологик яктан, аларның берсе 2001 елда – текст җыю һәм версткалау линотиптан компьютерга күчкәндә буды. Бу прогрессив яңарыш безнең Мөслимгә Әхмәт абый Хәмәдишин белән килде. Газета укучылар аны шагыйрь, прозаик һәм публицист Әхмәт Дусайлы буларак беләләр.

“Физиклар” һәм “лириклар” дигән терминнар антонимнар буларак гамәлдә йөри бугай. Ә биредә пападоксаль күренеш чырайга бәреп тора. Үзенең “Рәхмәт, мизгел” дип аталган шигырь китабын үзенең “Хәерле иртә!” нәшриятында компьютерда бизәп чыгарган ул. - Дөресен әйткәндә, - ди Әхмәт абый, - клавиатурага мәхәббәт миндә әле Күбәк урта мәктәбендә укыганда ук кабынды. Китапханәче Тәгъзимә апа Талыйпова мине машинкада басарга өйрәтте. Ә компьютер белән беренче мәртәбә 1989 елда КАМАЗның “Нур” газетасында эшли башлагач очраштым һәм... “бер күрүдә гашыйк булдым”. Әйтергә кирәк, 1990нчы елның 1 гыйнварында Советлар Союзында компьютерда җыелган беренче рәсми газета – “Нур” булды.

Айдар Хәлим “Аргамак” журналына җаваплы секретарь итеп чакыргач, теләсәм-теләмәсәм дә, версткага өйрәнергә туры килде. Чөнки журналда макет сызу юк, монитор каршына утырып версткалаучының теңкәсенә тияргә туры килә. Кайчакларда, тыңлата алмыйча, ачулар килеп бетә. Менә шулай, ачудан, үзем версткалый башладым.

2009 елда (мин инде ул вакытта “Нур газетасын версткалый идем) Чаллы типографиясендә “Авыл утлары”ның ул вакыттагы редакторы Дамир Идиятуллинны очраттым. Ул анда газетаның кайсыдыр бәйрәм санын типография дизайнерларыннан версткалатып йөри де. “Редакциягә республикада иң көчле өстәл нәшрият комплексы алып кайттым, эшли белүче генә юк, - дип зарланды. – Мөслимгә кайтып, кызларны өйрәтеп китә алмассыңмы? – дип тә өстәде.

Татар иҗтимагый үзәге эшендә актив катнашкан ата милләтче буларак, татар басмаларының компьютерда верстклануы, компьютерларның татарчаны тануы минем өчен принципиаль мәсьәлә иде. Ә инде үземнең туган районымның газетасы “борчак патша” заманыннан калган линотипта версткланып ятуы мине бик гарьләндерде. Һәм мин, ике дә уйламыйча, төенчегемне төйнәп (төенчектә - ике компьютер) Мөслимгә кайтып киттем. Чынлап та, заманы өчен шактый көчле компьютерлар, сканер, принтер һәм цифрлы фотоаппарат кайтарткан икән Дамир. “Тычкан”ны тотарга кыенсынып утырган кызлар миңа көлке дә, кызганыч та тоелды. Әкренләп Нәзилә Шириязданова, Флүзә Фәрдиева, Гөлнара Низамова һәм Роза Галиева “тычкан тотарга” да, “кәрт сугарга” да, иң әһәмиятлесе – верстка серләренә дә өйрәнә башладылар. Арада иң җитезе, тиз тотып ала торганы Нәзилә булып чыкты. Хәзер инде, әлбәттә, дизайн серләрен ул миннән яхшырак белә.

Азат Гыйльми. "Авыл утлары"

Әхмәт Дусайлының әсәрләре белән аның шәхси сайтыннан (http://ahmetdusajli.narod.ru ) таныша аласыз. Татар интернетында аның http://adiplar.narod.ru (Татар язучылары) сайтында 800гә якын татар язучысы хакында мәгълүмат урнаштырылган.

Источники