Файзуллин Загид Батырович

Материал из Милләттәшләр
Версия от 19:16, 22 августа 2012; Камиль Бакиров (обсуждение | вклад) (Новая страница: «'''''Загид Файзи (Батырович Файзуллин) Заһид Фәйзи (Батыр улы Фәйзуллин)''''' Писатель, Поэт Р...»)
(разн.) ← Предыдущая | Текущая версия (разн.) | Следующая → (разн.)
Перейти к: навигация, поиск

Загид Файзи (Батырович Файзуллин) Заһид Фәйзи (Батыр улы Фәйзуллин) Писатель, Поэт Родился 15 февраля 1933 года

Биография

Загид Файзи родился 15 февраля 1933 года в деревне Старое Рыбное (Иске Балыклы), Бакалинского района, республики Башкортостан. После окончания в 1947 году семилетней школы села Новое Рыбное до 1950 года работал в колхозе. Среднее образование получил в селах Аннары и Иске Корыч переехал в Казань. Одновременно с обучением в 3 профессионально-техническом училище поступает учится в Казанский Государственный университет (КГУ) на татарское отделение факультета татарского языка и литературы. В 1955 году он заканчивает училище, в 1961 году - КГУ. С 1955 по 1961 год работает слесарем на Казанском авиационном заводе имени С.П.Горбунова.

Далее, до 1969 года работает в 7 профтехучилище. авиация заводына караган яшьләр шәһәрчегендә — өлкән тәрбияче, «Казаньхимстрой» трестында — тулай тораклар буенча сәяси җитәкче, «Ялкын» журналы редакциясендә — хатлар бүлеге мөдире, Биектау район газетасында баш мөхәррир урынбасары хезмәтләрендә була. В 1969-1974 годах Казан язу машиналары заводында кадрларга техник белем бирү-укыту бүлеге инженеры һәм укыту-җитеш-терү участогы башлыгы вазифаларын башкара. Аның шуннан соңгы хезмәт эшчәнлеге фәнни-тикшеренү оешмалары белән бәйле: 1974-1982 елларда ул Дәүләт халык хуҗалыгының Хисаплау техникасы фәнни-тикшеренү институтында ( ГНИПИ-ВТ) — өлкән инженер, бүлек мөдире, 1983-1991 елларда әүвәл Бөтенсоюз хезмәтне саклау фәнни-тикшеренү институтының махсус конструкторлык бюросында — өлкән инженер, инженер-конструктор, аннары Идел-Кама урман-су транспорты фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә-җитештерү заводында инженер-конструктор булып эшли. З.Фәйзинең әдәби иҗаттагы беренче тәҗрибәләре — шигырьләре, мәкалә-парчалары узган гасырның илленче елларында Бакалы район газетасы «Ленин байрагы»нда һәм Башкортстан республика татар газетасы «Кызыл таң»да басыла. Казанда яшәгән чорда Татарстан көндәлек матбугатында — «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), авиация заводының күптиражлы газетасы «Алга»да, «Идел» альманахында актив языша. Аннары алтмышынчы еллардан сиксәненче елларга кадәр, инфаркт булу сәбәпле, әдәби иҗат эшеннән бөтенләй диярлек тукталып тора. Сиксәненче елларда исә ул, нигездә, поэзия жанрында активрак эшли. Аның бу чор иҗаты сугыш хатирәләрен һәм заман темаларын үзара тыгыз бәйләп яктырткан «Яшьлек кайтавазы», «Мәңгелек пост», «Упкын» исемле фәлсәфи-публицистик поэмалары, күңелдәге хис-тойгылар тәэсирендә туган интим-лирик шигырьләре белән характерлы. Ике дистәгә якын лирик шигыре Р.Яхин, Ә.Бакиров, С.Садыйкова һәм башка композиторлар тарафыннан көйгә салына һәм аларның ноталы җыр китапларына кертелә.

Произведения

Тормыш тәҗрибәсе арта барган саен, З.Фәйзи әкренләп прозага күчә. Ул туксанынчы еллардан башлап төрле журналларда һәм мөстәкыйль дүрт проза җыентыгында басылып чыккан «Язмыш борылмалары» (1991), «Әрнү» (1994), «Сазлыкта ауган чәчәк» (1995), «Үч» (1995), «Чүплектә» (1 (>()8), «Бетон койма артында» (1999), «Кыраудан соң» (2001), «Бөркетләр ягы» (2003) повестьлары һәм дистәләгән лирик һәм сатирик хикәяләр авюры. Тематик яктан З.Фәйзинең проза әсәрләре заман тормышының реаль күренешләрен һәм гыйбрәтле вакыйгаларын чагылдыра, социаль-көнкүреш шартлары һәм рухи ориентирлар алмашынуга бәйле рәвештә кешеләр арасында барлыкка килгән каршылыклы мөнәсәбәтләрнең әхлакый нәтиҗәләре турында уйлана.

З.Фәйзи — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Издания

  • Язмыш борылмалары: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 224 б. — 15000д.
  • Чүплектә: повестьлар. — Казан: Рухият, 2003. — 431 б. — 3000 д.
  • Бөркетләр ягы: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 143 б. — 2000 д.
  • Күңел күзе: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 143 б. — 2000 д.

Источники

  • Ахунов Г. ПТУ җимеше башыңа төшсә... // Татарстан яшьләре. — 1992. — 9 гыйнв.
  • Садә Г. Бүгенге татар әдәбиятына хезмәт итүче // Сабантуй. — 1993. — 6 февр.
  • Вәлиева В. Туган җирдә очрашу // Авыл таңнары (Башкортстан). — 1997. — 15 март.
  • Камалов Б. Бусагалы иҗат юлыннан // Ватаным Татарстан. — 1997. — 11 июнь.
  • Камалов Б. Үткен әсәр // Ватаным Татарстан. — 1998. — 5 нояб.
  • Садә Г. Заһид Фәйзи шигырьләре // Мәгърифәт. — 2002. — 13 июнь.
  • Ю н ы с о в а А. Аңа матурлык кирәк // Ватаным Татарстан. — 2003. — 18 февр.
  • Г а т а ш Р. Ул иҗади хисләр белән янып яши // Шәһри Казан. — 2003. — 28 февр.
  • Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009