ДӘҮ ӘНИЕМ (Моя бабушка)

Материал из Милләттәшләр
Перейти к: навигация, поиск

Песня «ДӘҮ ӘНИЕМ (Моя бабушка)»
Детская песня

0101 Әнвәр Бакиров Әминә Бикчәнтаева «ДӘҮ ӘНИЕМ (Моя бабушка)».jpg
0102 Әнвәр Бакиров Әминә Бикчәнтаева «ДӘҮ ӘНИЕМ (Моя бабушка)».jpg

Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле,
Ул минем дәү әнием.

Ак ефәктәй чәчләрен
Ул тарап куя үреп.
Чисталыкка өйрәнәм
Мин дә аңардан күреп.

Күзлексез күрмәсә дә,
Таяксыз йөрмәсә дә,
Җитмеш яше тулса да,
Бик картайган булса да,

Тәмле ашлар пешерә,
Матур гөлләр үстерә;
Өебезнең нуры ул,
Барыбыздан олы ул.

Мамина мама
Для меня бабушка.
Она ещё не старая,
Она только моя бабушка.

Белые шёлковые волосы свои,
Расчесав, заплетает она.
И я, глядя на неё,
Учусь чистоте.

Хотя без очков она не видит,
Без палочки ходить не может,
Семьдесят лет исполнилось уже,
Хотя и постарела она,

Вкусную пищу готовит,
Красивые цветы выращивает;
Она свет нашего дома,
Всех старше она.
1990 год Әнвәр Бакиров Музыка дәрәсләре өчен хрестоматия.jpg


Входит в сборник:

Исполнители

Источники