Шакуров Саид Абдулхаевич

Материал из Милләттәшләр
Перейти к: навигация, поиск
Сәет Шәкүр
(1917-1989)

СӘЕТ ШӘКҮР
(Саид Шакур)
САИД АБДУЛХАЕВИЧ (Габдулхаевич) ШАКУРОВ

(1917-1989)
(Сәет Габделхәй улы Шәкүров)
Драматург, писатель, Заслуженный работник культуры Татарской АССР, член Союза писателей СССР

Биография

в семье учителя.

  • Гомуми урта белемне Казанда, М.Вахитов исемендәге күргәзмә мәктәптә ала, 1934–1938 елларда Казан театр техникумында укый. Техникумны тәмамлагач, 1938–1942 еллар арасында башта Татар дәүләт академия театрының колхоз–совхоз филиалында, аннары Минзәлә колхоз–совхоз театрында актер булып эшли. 1942 елның февралендә армиягә алынып, 1943 елның җәенә кадәр Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый. Укуы тәмамлангач, фронтның алгы сызыгында фашистларга каршы, соңыннан, Германия җиңелгәч, Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Фронта чакта каты яралана, контузия ала. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены (1945), “Кенинсбергны алган өчен” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның җәендә армиядән кайткач, С.Шәкүров яңадан актерлык хезмәтен дәвам иттерә: 1946-1956 елларда Мамадыш, Әлмәт, Минзәлә колхоз-совхоз театрларында һәм Республика күчмә театрында (хәз. Казан драма һәм комедия театры) эшли, ә 1956 елдан 1959 елга кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный. 1959–1964 елларда ул Казан шәһәрендәге мәдәният сарайларында үзешчән сәнгать коллективларына җитәкчелек итә. Аннары ун ел буе Татар дәүләт академия театрының баш администраторы, ә 1975 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1979) Республика күчмә театрының директоры булып эшли. Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1970 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. С. Шәкүровның драматургия өлкәсендәге беренче иҗат тәҗрибәләреннән булган «Орденлы Касыйм» исемле өч пәрдәле пьесасы 1938 елда «Пьесалар» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә. Сугышка кадәр ул хикәяләр дә язып бастыра. Аннан соң ул озак вакыт язмый тора. Аның күләмле икенче әсәре— «Тормыш бусагасында» исемле драмасы фәкать егерме елдан соң гына .язылып тәмамлана. Гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә багышланган һәм кызыклы гына образлары булган бу драма 1958 елда Минзәлә театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның җылы карашына очрый. Беренче уңыш язучыга яңа дәрт өсти: алтмышынчы еллардан алып театр афишаларында С. Шәкүровның исеме шактый еш күренә башлый. Минзәлә, Оренбург татар профессиональ театрлары сәхнәләрендә драматургның шигырь белән язылган «Зөһрә йолдыз» исемле трагедиясе, «Уракчы кыз», «Мәхәббәт газабы», «Сары елан», «Кыз бирү», «Карт гашыйк» кебек драмалары Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Туган туфрак», «Тол хатыннар, тол кызлар» исемле драмалары куела. Бу пьесалар халык театрлары һәм үзешчән театрлар тарафыннан да сәхнәләштереләләр. «Уракчы кыз» спектакле белән Бөтенсоюз смотрында катнашкан Әтнә халык театры 1967 елда беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә һәм лауреат исеменә лаек була.
  • С 1970 года член Союза писателей СССР
  • Умер в 1989 году.

Творчество

Признание

Источники