Премия имени Сажиды Сулеймановой

Материал из Милләттәшләр
Перейти к: навигация, поиск
Саҗидә Сөләйманова
(1926-1980)

Премия имени Сажиды Сулеймановой

Татарстан язучылар берлеге һәм «Татнефть» ААҖ тарафыннан тапшырыла торган әдәби бүләк. Шагыйрә, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманова (1926-1980) исемен йөртә


2006 елда шагыйрәнең 80 еллыгына Татарстанның язучылар берлеге һәм һәм «Татнефть» ААҖ тарафынан компаниянең «Рухият» рухи яңарыш фонды кысаларында булдырылган.[1]

2017да 12 нче мәртәбә тапшырылды.

Һәр елны ТР язучылар берлеге әгъзаларыннан 6 кешегә премия (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) тапшырыла. 1 премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел буе Сөләйманова стипендиясе түләнә. Премиягә намзәтләрне ТР язучылар берлеге идарәсе тәкъдим итә, «Татнефть» ААҖнең «Рухият» рухи яңарыш фонды советы раслый. Соңгы ике елда басылган проза, поэзия, драматургия әсәрләре кабул ителә. Акчалата бүләк күләме үзгәреп тора: төп премия 2017 елда 50 000 сум, кызыксындыру премиясе 25 000 сум, стипендия елына 24 000 сум тәшкил итә.

Источники