МӘДИНӘ МАТУР (Красавица Мадина)

Материал из Милләттәшләр
Перейти к: навигация, поиск
«МӘДИНӘ МАТУР (Красавица Мадина)»

Песня «МӘДИНӘ МАТУР (Красавица Мадина)»
МӘДИНӘМ, ГӨЛКӘЕМ (Моя красавиөа Мадина)
Татарская народная песня

Кулъяулыгым икәү иде,
Берсе суларга акты.

Мәдинәм, гөлкәем,
Берсе суларга акты, бәгырькәем.

Икебезне ике якка
Тормыш дулкыны какты.

Мәдинәм, гөлкәем,
Тормыш дулкыны какты, бәгырькәем.

Синең хакта серләремне
Сөйлим таң җилләренә.

Мәдинәм, гөлкәем,
Сөйлим таң җилләренә, бәгырькәем.

Мин сагынып хатлар язам,
Синең исеңдә дә юк.

Мәдинәм, гөлкәем,
Синең исеңдә дә юк, бәгырькәем.

Исполнители

Источники