Саляхова Джавагира Саляховна
ҖӘВАҺИРӘ СӘЛӘХОВА
ДЖАВАГИРА САЛЯХОВНА САЛЯХОВА
(1925-2009)
(Җәваһирә Сәләх кызы Сәләхова)
Певица, Заслуженная артистка Татарской АССР
Биография
- Родилась 1 октября 1925 года в деревне Түбән Кенә Балтачинского района Татарской АССР.
- 1939-41 годы - учится в Московском музыкальном училище.
- 1941-66 годы - солистка Татарской филармонии.
- 1941-45 годы - выступает на фронтах Великой Отечественной войны.
- 1966-87 годы - выступала с концертами.
- Умерла 24 декабря 2009 года в Москве.
На татарском языке
Ул Татарстанның Балтач районы Түбән Кенә авылында Сәләх абзый гаиләсендә унынчы, төпчек бала булып дөньяга килә. Арча районының Апаз авылындагы тулы булмаган урта мәктәптә укып, 1939 елда җиде сыйныф белем ала. Уку елларында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, үзенең моңлы җырлары белән авылдашларын сокландыра.
1939 елда Мәскәү музыка училищесына укырга керә.
1941 елда татар сәнгате зур бәйгегә — Мәскәүдә узачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерләнә. Шушы чорда Җәваһирә Сәлахова да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә вокал солисты итеп чакырыла. Вакытлыча гына дип килгән җырчы үзенең бөтен иҗат гомерен шушы филармониягә багышлый — монда ул кырык елдан артык эшли.
Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, 1941 елда Мәскәү татар сәнгатькәрләрен кабул итә алмады. Декада күп еллар үткәч, 1956 елда гына узды. Анда Җәваһирә Сәлахова үзенең зур сәнгать остасы икәнен күрсәтте, «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде.
Бөек Ватан сугышы елларында ул, хезмәттәшләре белән бергәләп, алгы сызыкта сугышучы солдатлар алдында күп мәртәбә чыгышлар ясады, аларга батырлык рухы бирде.
Татар җыр сәнгатен үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Җәваһирә Сәлаховага 1956 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Җәваһирә Сәләхова — милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, 40 елдан артык халкыбызга хезмәт иткән күренекле җырчы. Аның исеме Г.Сөләйманова, Р.Ваһапов, З.Басыйрова исемнәре белән янәшә язылырлык. Татар эстрадасының чишмә башында Җәваһирә Сәләхова һәм Рәшит Ваһапов тора, дисәк, һич ялгышмабыз. Сәхнәгә иң беренче дуэт белән җырлауны алып менүчеләр дә алар булалар. “Мәрфуга”, “Зөләйха”, “Галиябану” җырлары “Алтын фонд”та алар тавышы белән сакланган.
Җ. Сәләхова гомеренең соңгы елларын Мәскәүдәге кызы гаиләсендә үткәрде.
Творчество
- Вместе с Рашитом Вагаповым стояла у истоков татарской эстрадной песни, в её репертуаре песни народные и татарских композиторов, в том числе:
- «АЛМА-АТА (Яблони цветут)» на баяне Гани Валиев (запись 1951)
- «МӘРФУГА (Марфугá)»
- «АВЫЛ КӨЕ (Деревенская песня)» на баяне Гани Валиев (запись 1950-е)
- «ҮЗ ИЛЕМДӘ (В своей стране)» Сары Садыковой, слова Гульшат Зайнашевой, на баяне Гани Валиев (запись 1970-е)
- На сцене исполняла дуэты в спектаклях:
- ЗӨЛӘЙХА (Зулейха) «ЙОСЫФ БЕЛӘН ЗӨЛӘЙХА (Юсуф и Зулейха)» Карима Тинчурина
- Галиябану «ГАЛИЯБАНУ» Мансура Музафарова