БОРЧЫЛМА (Не беспокойся)

Перейти к: навигация, поиск
Лирическая песня
на татарском языке

«БОРЧЫЛМА (Не беспокойся)»



* Композитор - Энвер Бакиров
* Поэт - Ильдар Юзиев




Входит в сборник:
«АВЫЛЫМ ТАҢНАРЫ (Деревенские рассветы)» 1984
Әнвәр Бакиров
(1920-2001)

Илдар Юзиев
(1933-2004)
0501 Әнвәр Бакиров Илдар Юзеев «БОРЧЫЛМА (Не беспокойся)».jpg
0502 Әнвәр Бакиров Илдар Юзеев «БОРЧЫЛМА (Не беспокойся)».jpg
0503 Әнвәр Бакиров Илдар Юзеев «БОРЧЫЛМА (Не беспокойся)».jpg
0504 Әнвәр Бакиров Илдар Юзеев «БОРЧЫЛМА (Не беспокойся)».jpg
«Оча алмый самолетлар,
Юлга чыкмый кошлар да»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам кышларда…

Борчылма, борчылма,
Куркытмас кара болыт,
Үтәлмәслек юллардан да
Кайтырмын буран булып.
Кайтырмын буран булып.

«Пароходлар китәлмичә
Торалардыр бәйләрдә»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам җәйләрдә…

Борчылма, кайтырмын,
Куркытмас кара болыт.
Салават күпере салып,
Кайтырмын яңгыр булып.
Кайтырмын яңгыр булып.
«Машиналар үтә алмас
Күмелгәндер эзләр дә»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам көзләрдә…

Борчылма, кайтырмын,
Куркытмас кара болыт,
Салкын көнеңне җылытып,
Кайтырмын җилләр булып.
Кайтырмын җилләр булып.

«Җәяүлеләр йөри алмый,
Очмый киек казлар да»,
Дип уйлама, әгәр быел
Кайталмасам язларда…

Борчылма, кайтырмын,
Куркытмас кара болыт,
Ераклардан яктырасың
Иң якын ара булып.
Иң якын ара булып.
«Лететь не могут самолеты,
И птицы тоже не летят»
Не думай так, коль не приеду
Зимой к тебе я…

Не беспокойся, и не волнуйся,
Ведь не страшусь я тёмных облаков,
Дорог непреодолимых -
Вернусь к тебе я бурей.
Бураном я к тебе вернусь.

«Не могут плавать пароходы
Стоят на привязях они»,
Не думай так, коль не приеду
К тебе я летом…

Не беспокойся, ведь вернусь я,
Ведь не страшусь я тёмных облаков,
И радугой небесной засияв
Вернусь я дождиком к тебе.
Я дождиком к тебе вернусь.
«Машины проехать не могут
Дорог не стало и для них»
Не думай так, коль не приеду
Я осенью к тебе…

Не беспокойся, ведь вернусь я,
Ведь не страшусь я тёмных облаков,
И дни холодные согрев,
Вернусь я ветерком к тебе.
Я ветерком к тебе вернусь.

«Ходить не может он
И гуси дикие летать не могут»
Не думай так, коль не приеду
Весною я к тебе…

Не беспокойся, ведь вернусь я,
Ведь не страшусь я тёмных облаков,
Ты даже здесь прекрасно светишь мне
Ты ближе всех, хотя и далеко.
Хотя ты далеко, но ближе всех.

Исполнители

Источники